Көнчыгышның үзенчәлеге һәр киемдә, бизәктә чагылыш таба,төрки халыклар да үз-ара туган телләрендә исәнләшә.Шул рәвешле премьераатнасы старт алды. Быелгы 25нче фестиваль Төньяк Кавказ һәм Үзәк Азия халыкларытеатрларынабагышланды.
Теманы очраклы рәвештә генә сайламаганнар, быел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы. Шул уңайдан катнашучыларга тамашачы белән бергә халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән сәнгать аша танышырга туры киләчәк.
Фестивальнең махсус кунаклары- Мәскәүдән кайткан актерлар, алар фестивальнең ачылу һәм ябылу тантанасында Чеховның “Вишневый сад” пьесасын сәхнәләштерәчәкләр.Икенче елга кешенең эчке халәтен чагылдырган спектакльләргә басым ясалачак.