Камал театрында керәшенннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле “Гөргөри кияүләре+” дип аталган театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Бу спектакльнең озын гомерле булу серен Мөршидә Җиһан белә.
Палый ролен уйнаган Елена Григорьева тумышы белән Мамадыш районының Владимир авылында туын үтскән. Шуңа керәшен хылкының гореф- гадәтләрен яхшы белә. “Артистка җөзяшәр әбәйне шулкадәр табигый, гади-гадәти итеп ачты ки, ул һәр керәшен авылында булган үткен, тапкыр, сүзгә беткән, «хәтерсезлеге» белән дә башкалардан күбрәк белүче карчыкны бөтен тулылыгында күз алдына бастырды”- дип бәя бирде әдәби тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов. Ә Елена
Нинди хурлау булсын , киресенчә, әлеге спектакльне карарга килгән яшьләр без дә туйны шушылай үткәрәсебез килә дип мөрәҗәгәть иткәнен сөйләде Микуш ролен уйнаучы артист. Димәк режиссер һәм Бәрмәнчек артистларының күмәк иҗаты максатына ирешкән .
Камал театрында әлеге спектакль өченче тапкыр күрсәтелә. Элеккеләрендә Гөргөри дәдәй булып Николай Дунаев уйнады. Ә бу юлы хәер-фатыйха биреп ролен Олег Фазылҗановка тапшырган. Ул да керәшен халкының сөйләм үзенчәлеген, йолаларын кечкенәдән өйрәнеп үскән.
Бәрмәнчек ансамбле оешкан көннән алып үзенең йола-гадәтләренә, традицияләренә гаять игътибарлы булып, аны бөтен матурлыгында яңа буыннарга җиткереп килергә тырыша. Әлеге спектакль дә шуның бер чагылышы.
Мөршидә Җиһан Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.