Биектау районы Өбрә авылындагы Сәйдәш музеенда гасырлык тарихка ия фортепиано саклана. Борынгы музыка уен коралын рәтләргә-көйләргә оста кирәк.Салих Сәйдәшев заманында әлеге музыка уен коралы, Казанның Татар дәүләт академия театрында торган.Анда композиторның дистәләгән татар спектакленә көйләр язганы билгеле. Камал театры Казан үзәгендәге яңа бинага күченгәндә фортепиано күршедәге Горький музеена калдырыла. Ә 1990 елда Салих Сәйдәшев тууына 90 ел тулу уңаеннан музей йорты ачылганда Горький музее аны Өбрә авылына бүләк итә.Казаннан 33 чакрым ераклыкта урнашкан Өбрә авылындагы Сәйдәш музее Биектау районының Туган як музее филиалы буларак эшли. Хәзер ул үзенә күрә кечкенә генә сәхнәле клуб һәм музейны берләштерә.