Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рузия Мотыйгуллинаның юбилей кичәсе узды. Программа ике бүлектән торды. Беренчесендә Рузия Мотыйгуллина уйнаган „Зөләйха“, „Диләфрүзгә дүрт кияү“, „Бирнәсез кыз“, „Өч аршын җир“ кебек классик спектакльләрдән өзекләр тәкъдим ителде. Кичәнең икенче өлешендә җырлар, биюләр башкарылды, юбилярны иҗат коллективлары вәкилләре котлады.