Бу вакыт эчендә алар меңләгән балага ярдәм итте. 9 ел безнең телерадиокомпания Фонд белән уртак проект алып бара. Русфонд Хәйрия оешмасының рәсемнәр күргәзмәсендә хәбәрчеләребез дә катнашты.
Рәсем ясарга яратмаган балалар юк. Саша Николаеваның да тиздән рәсемнәре әлеге күргәзмәдә пәйда булыр. Әнә шушындый бик күп балага хыяллварын чынга ашырырга булыша да инде Русфонд Хәйриячеләре һәм табиблар. Сашаның нәселдән күчә торган баш авыруы. Катлаулы операциядән соң КФУның фәнни-клиник үзәгендә тернәкләнү уза.
Баш миен трансплантацияләү алдыннан бик авыр химиотерапия уздык, Табиб белән Сашаның дүрт альбом ясавын күзәттек-төсле төсле буяулардан башлады, ә иң ахрыдан бөтенләй кара төскә күчте. Тора –бара янә яшел төскә буйый башлады.
Психологлар фикеренчә , якты буяулар шатлыкны аңлата . Әлегә КФУның фәнни-клиник үзәгендә егерме дүрт рәсем бар. Һәрберсендә-Русфондның 25 еллыгына бәйгедә катнашучының исеме, фотосурәте һәм терелүе тарихы язылган .
КФУ-безнең илдә генетик үзәкләрнең берсе. Хәзер без генетик тестлар нигезендә дару препаратларын диагностикалау һәм сайлап алу буенча программаны башлап җибәрдек. Бу, беренче чиратта, нәсел авырулары һәм яман шеш авырулары булган балалар өчен
Павел Воробьевны ДЦП чиреннән дәвалыйлар .Павелның әнисе дә, колак авыруыннан җәфаланучы Арина Васильеваның әнисе дә, табибларга , булышучыларга бик рәхмәтле.
2019 елның көзендә Аринага ашыгыч рәвештә операция ясалды. Хәзер ул тулысынча ишетә. Һәм бу безнең өчен зур бәхет. Рәхмәт сезгә, Русфондка рәхмәт.
Башка балалар кебек йөгерә һәм сикерә башлаган .
Камилә Йосыповага сеңер тамырларына пластика кую ярдәм иткән .
Татарстан халкына , безнең кебек авыручыларга битараф калмаганнары, булышканнары өчен Русфондка зур рәхмәт. Безгә аяка басырга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт.
Меңнәрчә гаилә Русфондка әнә шулай чын күңелдән рәхмәтен җиткерә.
Мөршидә Җиһан, Инна Данилова, Никита ГрАханцев, Татарстан яңалыклары.