“Рухи моң” татар рухи мәдәниятне үстерү фестиваль-конкурсы быел дүртенче тапкыр үткәрелде. Шушы көннәрдә татар мәкаме белән азан, мөнәҗәт, рухи җыр башкаруны популярлаштыруны максат итеп куйганӘлеге конкурска нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр чыгышын Мөршидә Җиһан күреп кайтты.
Бисмсмилла әйтеп башлаган “Рухи моң” татар рухи мәдәниятне үстерү фестиваль-бәйгесенә “Чулпан” мәдәният үзәгендә нәтиҗә чыгарылды.Оештыручылар га 200гә якын видеоязма юлланган. Конкурс “Дини җыр”, “Мөнәҗәт”, “Милли мәкам белән азан әйтү”, “Вәгазь cөйләү” номинацияләрендә үткәрелде. Катнашучыларның күбесе мөнәҗәтчеләр.Югары Ослан районнынна килгән Хәзинә ансамбле ансамбльләр арасында 3нче урынга лаек булды.Мөнәҗәт” номинациясендә Җомга ансамбленә тиңнәр табылмады. Өлкәннәр генә түгел балалар да бик яратып башкара мөнәҗәтләрне.
Конкурста катнашучылар географиясе киң. “Мәдинә” рухи музыка ансамбле Мәскәүдән килгән.
Наилә Фатыхова бик күп җырлар авторы . “Рәхмәт яусын” дип аталган җырлар җыентыгын мөнәҗәт әйтеп өчене урын алган Гөлшат Хөсәеновага бүләк итте.
“Рухи моң” фестиваленең тәрбияви чара булуын искәртеп ел саен үткәрергә кирәк дип тәкъдим итте мөнәҗәт әйтеп беренче урын алучы.
Рафис Шәйдуллин мөнәҗәттән тыш конкурска азан да яздырып җибәргән. Азанда ул өченче, икенче урында Мухәммәт Фәсәхов , ә беренче урынга лаеклы булучы табылмаган. “Рухи моң” татар рухи мәдәниятне үстерү фестиваль-конкурсының бүләкләү тантанасында җиңүчеләр белән берәттән дини җыр башкаручылар да чыгыш ясады. Зал тулы тамашачы өчен һәр чыгыш үзенчә кадерле. Алар ихлас һәм йөрәктән йөрәккә үтәрлек иде.
Мөршидә Җиһан , Альберт Сафиуллин Татарстан яңалыклары.