РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстанның атказанган агрономы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Фәйзи ага Галиев вафат булды. Данлыклы миллионер Искра колхозы, аның эш алымнары, тормыш тәҗрибәсе хакында ишетмәүчеләр аздыр. Ул гомер буе туган ягы – Әтнә районы Түбән Шашы авылында гомер иткән, шушы җиргә хезмәт куйган кеше.Аны туган авылында Түбән Шашыда җирләделәр.Фәйзи Галиев турында “Замандаш циклыннан тапшыруны 15 октябрь көнне безнең яңалыклар чыгарылышыннан соң карый аласыз.