Ростов өлкәсендә татар теле дәресләре радио аша яңгырый. “ Дон-ТР” эфирында «Разбудильник» сәхифәсендә татар телен сөйләм теле булырак өйрәнәләр, дәресләр бер ай дәверендә дәвам итәчәк.
Радио эшчәнлеге турында алдагы язмада. «ДОН-ТР» Дәүләт Телерадиокомпаниясенең алып баручысы Андрей Константинов чит илдә туып үскән, шуңа күрә төрле халыкларның гореф- гадәтләре турында ишетеп кенә түгел, күреп тә белә. Радиода эшли башлагач, телләргә багышланган рубрика тәкъдим иткән, җитәкче әлеге идеяне хуплаган, шуннан бирле Радио дулканнарында “Разбудильник” сәхифәсендә төрле халыкларның сөйләм телен ишетергә мөмкин.
Татар теле укытучылары дәресләргә ямь өстәү нияте белән татар халкының миллилеген чагылдырган калфак киеп килгәннәр.
Кадрия Гыйниятуллина укытучы, Казаннан ерак түгел генә туган, 1988 нче елда Ростов өлкәсенә күченеп килгән.
Әлеге сәхифә тел турында гына түгел, ә төрле халыкларның гореф-гадәтләре турында да. Эфир вакытында студия чыннан да гөрләп тора, бу юлы кунаклар хәттә пәрәмәч пешереп, алып килгәннәр.
Динә Нәҗметдинова, Елена Буцикова, Игорь Залунин, Евгений Карев. Татарстан Яңалыклары, Ростов Дон шәһәре.