Россиянең Тикшерү комитеты Татарстанда пилотсыз очкычлар һөҗүмен тикшерә. Искәртеп узабыз, кичә иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды. Республика Рәисе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, һөҗүм нәтиҗәсендә җитди җимерелүләр юк, предприятиеләрнең эше өзелмәгән. Соңгы мәгълүмат буенча, 13 кеше зыян күргән.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабугада булды, анда ул зыян күргән биналарны карады, төзүчеләр белән аралашты һәм кыска вакыт эчендә торак биналарын торгызырга кушты. Моннан тыш, Миңнеханов «Алабуга Политех» студентлары белән очрашты һәм яшьләргә түземлелек һәм ватанпәрвәрлек өчен рәхмәт белдерде. Республика Рәисе билгеләп үткәнчә. «Хәзер тынычлыкны саклау һәм паникага бирелмәү бик мөһим, аны махсус рәвештә бу җинаятьне кылган кешеләр таратырга тырыша». Шулай ук Казан һәм Бигеш аэопортлары, вокзаллар штат режимында эшли, расписаниедә үзгәрешләр юк. Куркынычсызлык чаралары кертелде , пассажирларны алдан ук килүләрен сорыйлар.
Исегезгә төшерәбез, иртән Түбән Камада пилотсыз очкычны электрон иминлек радиосы чаралары белән бәреп төшерделәр, бу хакта шәһәр мэры Рамил Муллин хәбәр итте. Һәм менә аның шәрехләре. Россиянең Тикшерү комитеты Татарстанда пилотсыз очкычлар һөҗүмен тикшерәчәк. Тиешле хәбәрне ведомство үзенең рәсми Telegram-каналында бастырды. Һәм менә берничә минут элек без Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеевтан шәрехләр алдык, ул бу вакыйга буенча фикерен әйтте. Казан һәм Бигеш аэропортлары штат режимында эшли, расписаниедә үзгәрешләр юк. Куркынычсызлык чаралары, пассажирларны алдан ук килүләрен сорыйлар.