Кадрлар составын ташламалар белән көчәйтәләр. Россиянең төрле төбәкләреннән Чаллы шәһәренә 26 табиб күченде. Алар барысы да бүген ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә һәм камск медицина-диагностика үзәгендә эшкә урнаштырылган.
Чаллы
Татарстан республикасын — табибларга күрсәтелә торган ярдәм чаралары ярдәмендә сайладылар. Һәрберсенә хезмәт торагы бирелә. Бу ел эчендә 5 медицина хезмәткәре килгән. Уфадан тагын 2 табиб-кардиолог ашыгыч ярдәм хастаханәсенә әңгәмәгә киләчәк. Табибларны ирекле вакансияләрдән чыгып чакыралар. Кагыйдә буларак, бу тар профильле белгечләр. Бүгенге көндә анестезиологларга, реаниматологларга, неврологларга, кардиологларга ихҗыяҗ зур. Шулай ук, Эш һәм хезмәт торагы урыныннан тыш, табиблар социаль ипотеканы каплауга 800 мең сум акча ала. Татарстанның төрле районнарында да өстәмә түләүләр каралган.