Россиянең милли проектлары шәһәр һәм авылларның йөзен яңарта алды. Минзәлә районы укытучылары әнә шулай дип саный.
Беренче шәһәр мәктәбе – Минзәләнең тарихи биналарының берсендә урнашкан. Бүген борынгы бина, үзенең башлангыч кыяфәтен саклап, дәүләт программалары ярдәмендә яңа һәм уңайлы булды. Авыл халкына да игътибар аз түгел. Югары Тәкермән гомуми белем бирү мәктәбендә капиталь ремонт узган ел ук башланган иде, быел ул төгәлләнде. 42 ел эчендә — нигез салынганнан бирле мондый хәлнең булганы юк иде әле. Дистәләгән миллион сумнан тыш капитал кертемнәре рәвешендә, тагын 5 миллион – җиһазларга бүленеп бирелде.
Мәктәп музеенда авылның тарихын һәм традицияләрен кадерләп саклыйлар. Ә кунакларны иң гаҗәпләндергәне — Татарстанның төрле чорларларның легендар уллары турында көн саен аерым экспозиция искә төшерә. Биредә танылган акыл ияләре, татар мәдәнияте һәм дин әһелләре, сәясәтчеләр, спортчылар һәм сүз осталары бар. Бүгенге Татарстаның уңышында, нәкъ менә аларның өлеше зур.