«Россиянең Үлемсез полкы» Гомумроссия хәрәкәтендә катнашучылар акцияне онлайн режимда үткәрүгә кушылуны сорый. Бу уңайдан «Россия Үлемсез полкы» иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге республика халкына видеомөрәҗәгать итте. Татарстанда «Үлемсез полк» онлайн-акциясенә кушылу өчен, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнар яки якыннар турында фотосурәтне яки аларның язмышы турында видеоны социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк.
#БессмертныйПолкРоссии #БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолкОнлайн
Акция нәтиҗәләре буенча Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тарихларын берләштерүче Гомумроссия онлайн-ресурсы булачак.
«Россиянең Үлемсез полкы» — Бөек Ватан сугышы чоры турында шәхси истәлекләрне саклау буенча халыкара иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәте. Шулай ук ул әлеге хәрәкәт оештыра торган акция исеме. 2015 елда аны булдыру өчен илнең 60 төбәгеннән вәкилләр чыгыш ясады. Бүгенге көндә хәрәкәт 76 төбәк бүлеген һәм барлык континентларда 200дән артык халыкара координаторны берләштерә.