Россиянең 20 шәһәре арасында “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исемен алу өчен тавыш бирү дәвам итә. Башкалабыз Казан әлеге исемгә лаек булырмы? Бу безнең барыбыздан да тора. Моның өчен za точка kzn точка ru сайтыннан тавыш бирергә мөмкин. Бу мактаулы статус Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән Россия шәһәрләренә бирелә.Сезнең игтибарга сугыш чорында башкалабыз Казанның тиңдәшсез хезмәт батырлыгы турында документал кадрларны тәкдим итәбез.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Казан Советлар Союзының тыл, индустриаль, оборона-сәнәгать үзәгенә әверелә. Хөкүмәт карары буенча Казан сер саклауның беренче дәрәҗәсе булган шәһәргә әйләнә. Бирегә СССР Дәүләт банкының үзәк базасын, «Уран» яшерен лабораториясен күчерәләр, 139 сәнәгать предприятиесен хәрби шартларга яраклаштыралар.
Казан дары заводы гына сугышның беренче елында үз планын 137% ка арттырып үтәгән. Сугыш елларында дары һәм сугыш кирәк-яраклары җитештерү тәүлек әйләнәсенә өзлексез алып барыла.
Заводта «Катюша» миномет реактив зарядларына пироксилин дары, зенит һәм үзйөрешле артиллериянең яңа системаларына дары үзләштерелә һәм җитештерелә.
Ленинградтан Казанга олау эшләнмәләре заводы базасына Ленинград авиация заводы эвакуацияләнә. Сугыш елларында биредә 11 мең У-2 җиңел моторлы бомбардировщик җыела, һәр 10 самолет Казан заводында эшләп чыгарыла. Ә 21 мең ПЕ-2 хәрби самолеты Казан авиация заводы конвейерыннан төшз.
200 меңнән артык эвакуацияләнгән хезмәткәр, меңләгән Казан эшчесе 600-дән артык читтән китерелгән станокта эшли, сугышның беренче елында ук, нәкъ менә Казаннан Пе-2дән соң, беренче очыш ясаган танылган “Пешка”лар , сугыш елларында төп самолетка әйләнә.
Воронежның 17нче заводы белән берләштерелгән Казан машина төзелеше предприятиесе өстенә совет авиациясенең язмышы өчен җаваплылык төшә. Аның ритмы бер генә минутка да туктарга тиеш түгел.
4 ел сугыш дәверендә завод эшчеләре 16 000 мотор җитештерә. Һәр 50 минут саен конвейердан әзер двигатель төшәргә тиеш була.
Бу вакыт эчендә Казанга өзлексез эшелоннар белән яңа станоклар, меңләгән кеше килә тора. Бу эшелоннарның 7сендә Казанга 1292 станок һәм Ленинград оптика-механика заводының шулкадәр хезмәткәре килә. 2 ай эчендә Бинокльләр, минометлар һәм танклар өчен прицеллар, артиллерия прицеллары эшләп чыгаралар.
Ветеринария институты базасында «Электрприборлар» заводы, элеккеге ликер-аракы предприятиесе базасында — Ленинград авиация сәнәгате заводы урнаша. Ике атна эчендә биредә Хәрби-Диңгез Флоты өчен катлаулы продукция җитештерүне җайга салалар.
Сугыш елларында мех комбинаты, җитен комбинаты, Мәскәү эрләү-туку фабрикасы, «Спартак» күн-аяк киемнәре комбинаты, эвакуацияләнгән Гомель аяк киемнәре фабрикасы фронтка 6 миллион пар киез итек, 5 миллион пар армия итекләре, 8 миллион 200 мең комплект эчке кием, 2 миллион 300 мең гимнастерка комплекты, 822 мең шинель, 4 миллион 400 мең бүрек озата.
Татарстан башкаласында 45 госпиталь ачыла. Табиблар 334 мең кешенең гомерен саклап калу өчен көрәшә. Дәваланганнан соң, 207 000 яралы солдат сафка баса. Бер меңгә якын табиб, студентлар эскәмиясеннән үк, фронтка китә.
Тылдагы кебек, фронтта да барлык операцияләр кетгут җепләрен кулланып ясала. Казан аларны илдә бердәнбер тәэмин итүче була. Параллель рәвештә дарулар эшләнә. Казан химфарм заводы Ленинградның Ломоносов заводы белән берләшеп, ике ел эчендә генә дә химик препаратлар җитештерү планын 880 процентка арттырып үти.
Барлык җитештерүне саклап калу өчен, 1941 елның көзендә үк инде казанлылар «Казанский обвод » дип исемләнгән танкка каршы оборона үрен төзи башлый. Анда100 меңнән артык кеше эшли. 331 километр озынлыгында окоп казыла. Барысын да кулдан, бернинди техникасыз, көрәкләр белән генә казыйлар. Балалардан алып, профессорларга кадәр катнаша. Академик Борис Арбузов, профессор Хәмид Мөштәри дә була.
Сугыш елларында Казанга СССР Фәннәр академиясе, Белоруссия Фәннәр академиясе, 20 фәнни-тикшеренү Институты эвакуацияләнә. Дөньякүләм танылган галимнәр Отто Шмидт, Игорь Курчатов, Петр Капица, 100 дән артык академик, йөзләгән әдип, музыкант, сынчы күчеп килә. Казан театрлары артистлары фронт сызыгында меңләгән концерт куя, Казанның үзендә цирк төннәрен концертлар оештыра. Шулай да чын шатлык 1945 елда килә, бергәләп бәйрәм итәләр. 9 май көнне шәһәр урамнарында Җиңү Парады уза. Меңләгән кеше шәһәр урамнарында йөри, бии, фронтта да, тылда да яулаган җиңүгә сөенеп туя алмыйлар.
Графика
Казанның 1000 предприятие һәм учреждениесе хезмәткәре орден белән бүләкләнә
74000 медаль белән бүләкләнә
10 кеше Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була
43 000 кешегә «Тыл хезмәтчәне » дигән мактаулы исем бирелә
Казан дары заводы 1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә
Казан мех комбинаты Ленин ордены белән бүләкләнә
16-нчы номерлы Казан заводы Ленин ордены белән бүләкләнә
237 нче Казан заводы Ленин ордены белән бүләкләнә
22-нче номерлы С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә
8 нче номерлы В. В. Куйбышев исемендәге кинотасма фабрикасы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә
387 нче авиация заводы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә
1984 елның 14 маенда Совет Социалистик Республикалар Союзы Югары Советы Президиумы Указы нигезендә Казан Ленин ордены белән бүләкләнә