РБК медиа-холдингы үткәргән сораштыруда катнашучыларның 2 проценты шундый теләк белдергән. Эшеннән китәргә мәҗбүр булган элеккеге тренер Станислав Черчесов урынына кемне билгеләр идегез дигән сорауга җавап бирүчеләрнең 14 проценты яңа тренер берни дә үзгәртә алмый дип белдергән. Путин белән бергә икешәр процентны тагын Валерий Карпин, Корбан Бердыев hәм Германиянең элеккеге җыелмасы тренеры Йоахим Лев кандидатуралары да бар.