Бу атнада Россия территориясендә көчле стационар антициклон көтелә. Аны синоптиклар «блоклаучы» дип атый. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәренә сылтама белән «Российская газета» яза.
«Әгәр мондый антициклон кыш көне озак торса, бик көчле салкыннар булыр иде: -28…-30 градус. Ә менә җәй көне килсә, 30 градус эсселек булыр иде», — диде Вильфанд.
Көндезге температура атна ахырына нормадан 5-6 градустан артып китәчәк, дип вәгъдә итте Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе. Кояш нурлары көчәячәк. Әйтик, сишәмбе көнне илнең Европа өлешендә һава температурасы +5, чәршәмбе — +7…+8, ә җомга көнне һава +15 градуска кадәр җылынырга мөмкин.