Frendex финанс пирамидасына үз акчаларын салган кешеләр полициягә гариза яза башлады. Татарстанда биш кеше хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән инде. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Руслан Дәүләтьяров ТР Иҗтимагый палатасына сөйләде.
Искәртеп узабыз, Frendex Europe OU (FrendeX) РФ Үзәк банкы анда финанс пирамидасы билгеләрен ачыклаганнан соң, Россиядә эшне туктатты.