Математика, рус теле һәм әдәбияты укытучыларына ихтыяҗ зур. Бу турыда Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәтнең матбугат хезмәте «Работа России» порталы мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә. РИА Новости шул хакта хәбәр итә. «Укытучылар арасында математика, рус теле һәм әдәбияты укытучылары, шулай ук чит тел укытучылары иң кирәклеләр рәтендә тора. Әлеге һөнәр белгечләре өчен бөтен ил буйлап 37 меңнән артык тәкъдим бар», диелә.
Математика укытучылары өчен порталда өч меңнән артык вакансия бар, рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен 2,5 меңнән артык, шулай ук эш бирүчеләр чит тел (1,7 мең тәкъдим), физика (1,3 мең), информатика (якынча 900 эш урыны), химия һәм тарих укытучыларын (якынча 600 вакансия) эзли, дип өстәделәр федераль хезмәттә.Моннан тыш, Россия мәгариф учреждениеләренә методистлар, логопедлар, дефектологлар һәм башка белгечләр таләп ителә.