Россиядә җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча федераль акция бара. Республиканың биш зур муниципалитетында да җәмәгать киңлекләрен һәм ишегалларын төзекләндерү планына кертү өчен тавыш бирү оештырылды. Тавыш бирүчеләргә волонтерлар да булыша. Әлеге чара 30 майга кадәр дәвам итә.
Хария Халитова да тавыш бирүдә катнашучыларга ярдәм итүче волонтерларның берсе.
Бөтенроссия акциясе барышында халыкның барлык тәкъдимнәре дә исәпкә алына.
Иң күп тавыш җыйган объектлар «Безнең ишегалды» Президент программасына кертелә. Тавыш бирүгә 204 объект тәкъдим ителгән. Аларны 2023 елда төзекләндерергә җыеналар. Балалар мәйданчыкларына, күңел ачу парклары на өстенлек бирелер, дип фаразлыйлар.
ТИТР https://gorodsreda.tatar.ru/
Тавыш бирү Интернетта уза. Анда Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталының хисап язмасы яки телефон номеры аша керергә мөмкин. Тавыш бирүдә кешеләрнең мөмкин кадәр күбрәк катнашулары мөһим.
Акциядә 30 майга кадәр дәвам итә.
Булат Шакиев, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.