Россиядә коронавирус таралу куркынычы бетмәсә дә, хәл өметсез түгел. Бу хакта президент Владимир Путин видеоконференция барышында медицина экспертлары белән очрашуда белдерде. Ул дөрес, оешкан төстә һәм тәртипле эшләсәк, ил тормышындагы бу катлаулы этапны минималь югалтулар белән үтәчәгебезгә ышануын әйтте. Илдә узган бер тәүлек эчендә вирус белән зарарланган кешеләр саны бер мең кешедән артып киткән. Ә барлыгы җиде мең биш йөз кеше чир йоктырган.