300 гә якын Түбән Кама егете тиздән армия сафларына китәчәк. Бүген Россиядә көзге чакырылыш компаниясе старт алды. Шуңа да шәһәрнең хәрби комиссариятында эш иртәдән бирле гөрли. Егетләр медицина тикшерүе узалар. Аларны армия сафларына ничек сайлауларын безнең төшерү төркеме дә күреп кайтты. Медиклардан торган комиссия булачак соладтларның сәламәтлеген тикшерә. Егетләргә күпсанлы белгечләргә күренергә кирәк. Беренче көн булганлыктантан коридорда зур чиратлар. Әйтергә кирәк, хәрби комиссарият бинасына болай гына кереп булмый. Хезмәткәрләр барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне таләп итә. Бинага да, чакырылучы егетләр генә керә ала. Түбән Кама шәһәре һәм районының хәрби комиссары Фәрит Миңгәрәев: «Көздә һәм кышта безнең районнан чамалап 300 кеше армияга җибәрелә буб маалайлар мед комиисия узалар һәрберсен тыңлап алар турынд карар чыгарыла. Октябрьнең 15-20 безнең районнан отправкалар башлана.»
Армия сафларына барачак егетләр, короновируска тест та тапшырачак. Аларга битлек, перчаткалар бирәчәкләр. Хәрби комиссарият хезмәткәрләре белдерүенчә, бу яктан Россия армия сафларында хәзерге вакытта тыныч.