6 елдан соң «Россиядә Ислам» Халыкара җәйге мәктәбе, алты елдан соң, кабат Казанга кайтты. Аны ачу тантанасы Татарстан Милли китапханәсендә узды. “Татар китапларының глобаль дөньясы” күргәзмәсе буенча экскурсия уздырдылар.
Алтын Урда чорының мәдәнияте, кулъязмалар, тәңкәләр видеопроекциясе –Ислам мәдәнияте үсешенә йогынты ясаган мөһим тарихи экспонатлар. Әлеге ядкярләрне «Россиядә Ислам » бишенче җәйге лагерендә катнашучыларга күрсәттеләр. Руслан Мамедов — җәйге мәктәптә инде өченче тапкыр катнаша.
Күргәзмә җәйге лагерьны үткәрү өчен платформа булды. Төрле экспонатлар арасында дискуссия форматында лекцияләр укыла. Төп темалар-диннең шәһәр мохитына йогынтысы, аның хәзерге алга киткән җәмгыятьтәге роле.
Казанга Бәйсез дәүләтләр берлеге илләреннән дә вәкилләр килде. Беренче көнне үк алар ислам язма традициясе турында лекция тыңладылар, ә 20 августта «Нокта» документаль фильмы күрсәтелә.
Елизавета Жукова, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары..