Россиядә игълан ителгән эшләми торган атна Covid-19 яңа типтагы коронавирус инфекциясенең таралу темпларын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Әмма вирусның инкубация чоры 14 көн дәвам итү сәбәпле, ялларны озайту таләп ителәчәк. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Бу вирус таралу дәрәҗәсен һәм тизлеген киметергә мөмкинлек бирә торган үтә мөһим карар», — дип хәбәр итте ул журналистларга.
Анна Попова сүзләренчә, кабул ителгән чараларның нәтиҗәсе булачак, әмма ул бер мизгел эчендә булмаячак. Вирус таралуын дәвам итә, ә Россиядә халык күп, шуңа күрә чикләү чараларыннан баш тарту авыру очракларының алга таба артуы белән яный.
«Чараларны дәвам итү, аралашмауны дәвам итү — бу киләчәк чорның бурычы», — дип йомгаклады ул.
30 марттан башлап Татарстан территориясендә Covid-19 инфекциясенең таралуын булдырмас өчен республика халкы өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде.