Россиядә гомуми битлек режимы кертелде. Бу хакта Роспотребнадзорның рәсми сайтында тиешле боерык урнаштырылган.
Барлык төбәкләргә дә әлеге үзгәрешне үтәүне контрольдә тотарга кушылды. Кирәк була калса, өстәмә чикләүләр дә кертелә. Шулай ук яңа чикләүләр кафе һәм рестораннарга да кагылырга мөмкин. Ведомство күңел ачу чаралары үткәрүне һәм җәмәгать туклану биналары эшен, төнге сәгать 11 дән иртәнге алтыга кадәр чикләргә тәкъдим итте.