Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык, батырлык һәм рухи көч турындагы вакыйгалар. Россиядә «Геройлар турында белү» мәгърифәт марафоны башланды. Бу Ватаныбызны саклаучыларга багышланган бөтенроссиякүләм проекты Казанда да узды. Белгечләрнең лекцияләрен тыңларга мәктәп укучылары һәм студентлар килде.
«Белем» җәмгыяте марафонына Алена Артемьева инде өченче тапкыр килә. Нияте-Россия тарихында истәлекле хәлләр белән якыннанрак танышу, бу вакыйгаларда Татарстан һәм Казанның роле белән кызыксыну.
Ватандашларыбызның батырлыклары турында белемебез өчен бирегә Альмир Таһиров та килде.
Проектның максаты — яшьләрне югары кыйммәтләр — батырлык, Ватанга мәхәббәт хисләре уяту. Үз тарихларын зур эшләр башкарган кешеләр сөйли. Бу махсус хәрби оперциядә катнашучылар гына түгел, ә волонтерлар, табиблар, галимнәр, коткаручылар, спортчылар һәм сәяхәтчеләр.
Алия Галиуллина, Ралина Абрамова, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары.