Россиядә, бөтен дөньядагы кебек үк, Донор көне билгеләп үтелде. Башкаларның гомерләрен саклап калуны үз бурычы дип санаучылар көннән-көн арта бара. Республика кан үзәгендә Россия активистларына һәм мактаулы днорларына бүләкләр тапшырдылар. Алар арасында 152дән артык кан тапшырган ир-ат һәм иң яшь донор да бар.
Беренче булып Түбән Камада яшәүче Андрей Клиновны котладылар. Үз гомерендә 152дән артык мәртәбә кан биргән ир-ат Россия трансфузиологлар Ассоциациясе үткәргән Бөтенроссия конкурсында җиңүче дип табылган. Ул «кан бирүчеләрнең максималь саны»номинациясендә иң яхшысы булды. Ә Татарстанда иң яшь Мактаулы донор дип Никита Кириллов танылды. Егеткә нибары 23 яшь, ләкин ул инде 67 тапкыр кан бирергә өлгергән. Мондый акция Казанның «Росплазма»плазма үзәгендә дә узды.