Россиядә Covid-19дан вакцинаның беренче компонентын халыкның 67,8 проценты ясаткан. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голикова белдерде.
«Бүгенге көндә ил буенча вакцинаның беренче компонентын ясаткан халык өлеше план саныннан 67,8 процент тәшкил итә», — дип сөйләде ул Россия төбәкләре башлыклары белән киңәшмәдә.
Голикова искәртеп узганча, бу көздә Россиядә Covid-19га өлкән халыкның 80 процент күләмендә күмәк иммунитетка ирешергә тиеш булган, дип хәбәр итә РИА Новости.