Моңа кадәр БДИ 8 июньнән соң була дип хәбәр ителгән иде. Хәзер бу срок тагын да кичектерелә. Әлегә төгәл вакыты билгеле түгел. Мондый карар сәламәтлек саклау органнары киңәше буенча кабул ителгән. Илдәге эпидемиологик вазгыятьне һәм укучылар белән педагогларның сәламәтлеген саклау кирәклеген исәпкә алып, имтихан кичектерелә. Югары уку йортына керергә җыенмаган укучылар БДИ тапшырмаска мөмкин. Аттестатка билгеләр еллык билгеләр нигезендә куелачак.
Ә тугызынчы сыйныф укучылары өчен йомгаклау аттестациясе имтиханнары булмаячак. Рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтиханны уздырмау турында карар кабул ителгән. Йомгаклау билгеләрен еллык билгеләргә карап чыгаралар.