Россиядә балаларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр башланды. Узган атнада Владимир Путин матбугат конференциясе вакытында ярдәм чаралары турында хәбәр иткән иде.
Җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә, биш мең сум акча түләү каралган. Шул ук вакытта бала Россия гражданы булудан тыш, ил территориясендә яшәргә тиеш. Яңа ел алды акчасына гаризаны элек үз балаларына 10 мең сум күләмендә коронавирус түләүләрен рәсмиләштермәгән, шулай ук счет турындагы мәгълүматлар актуаль булмаган кешеләргә генә бирергә кирәк. Гаризаны киләсе елның беренче апреленә кадәр тапшырырга мөмкин.