Россия Үзәк сайлау комиссиясе ил Президенты сайлауда тавыш бирү өчен сайлау бюллетене текстын раслады. Аның фотосы комиссия телеграм-каналында урнаштырылган.
Теркәлгән кандидатларның исем-фамилияләре бюллетеньдә алфавит тәртибендә урнаштырылган. Һәрберсе каршында кандидат турында кыскача мәгълүмат күрсәтелгән: туган елы, яшәү урыны, эше һәм сайлауда катнашу өчен кем тарафыннан тәкъдим ителгәнлеге. Әгәр кандидат үзенең сәяси партиягә каравын күрсәтсә, бюллетеньдә партиянең исеме һәм кандидатның бу партиядәге статусы да бирелгән.
«Бюллетеньдә кандидатларга бирелгән өлеш мәйданы ягыннан бертөрле һәм кара төстәге туры сызык белән бүленгән», — диелә Үзәк сайлау комиссиясе хәбәрендә.
Сүз уңаеннан, сайлау комиссияләре барлыгы 113 миллионнан артык сайлау бюллетене бастырачак.