Бу хакта Мәскәүдә Рөстәм Миңнеханов, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган дәүләтләр илчеләре белән очрашуда белдерде. Чарада Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган дәүләтләрнең 40 лап илчесе катнашты. Очрашу Россия тышкы эшләре министрлыгы мәйданчыгында узды. Анда зур проектларны, шул исәптән Казанда булачак халыкара иктисадый форумын да билгеләп үттеләр.