Россия Президентын сайлауларда Татарстанда Мәгълүмат-УИК проекты тормышка ашырыла. Ягъни бу сайлаучыларга шәхси мәгълүмат бирү системасы һәм шул ук исемдәге мобиль кушымта дигән сүз.
Февраль һәм март айларында участок комиссиясе әгъзалары әлеге мобиль кушымтасын куллану вакыты, урыны турында адреслы хәбәр җибәрә. Алар барысы да махсус киемдә һәм таныклык белән булачак. Әлеге эш Сентябрь аенда Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек кысаларында сайлаучылар белән уңышлы гына узды инде.