Россия Президентын сайлауда хәзерге дәүләт башлыгы Владимир Путин кандидатурасын тәкъдим итүне хуплап Татарстанда имзалар җыю дәвам итә.
Мәскәүдә инде Республикадан Владимир Путин өчен имзалар кәгазьләренең беренче партиясен кабул иттеләр. Исегезгә төшерәбез, быел Президентны сайлауларда катнашуга кандидат өчен имзалар җыю 23 нче декабрьдә башланды. Татарстан шәһәрләрендә юристлар җыйган барлык имзалар кәгазьләрен дә тикшереп, ышанычлы затларны билгеләделәр һәм алар Үзәк сайлау штабына тикшерүгә җибәрелде.