Россия Президенты Владимир Путин стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Совет утырышын уздырды. Ул видеоконференция режимында узды. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Россиянең үсеш юнәлешләре, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча төп мәсьәләрне тикшерделәр. Ил эпидемиягә лаеклы каршы тора алды, дип билгеләп үтте Владимир Путин. Хәзер Россиядә көн саен коронавируска 300 меңнән артык тест үткәрелә. Россиядә ковидтан үлем очраклары Европа илләре белән чагыштырганда, берничә тапкырга кимрәк. Авыру ачыкланган очраклар да тотрыклы булып кала. Ә авырудан терелүчеләр саны арта.