Россия Президенты Владимир Путин Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдиновны Дуслык Ордены белән бүләкләү хакындагы боерыкка кул куйды. Артист Ватан мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне, күпьеллык уңышлы хезмәте өчен бүләкләнде. Ринат Таҗетдинов халкыбызның күренекле, талантлы артистларының берсе. Бихисап тамашачылар күңеленә кабатланмас образлары белән кереп калган олуг артист. Безнең телерадиокомпания дә ихлас күңелдән Ринат Таҗетдиновны тәбрик итә.