Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, 14 сентябрьдә Путин үзизоляциягә китте. Аның якын даирәсендә коронавирус белән зарарлану очраклары ачыкланган.
Кремль вәкиле сүзләренчә, Президент тулысынча сәламәт, аның эш графигы берничек тә үзгәрмәгән.
РФ Дәүләт Думасына сайлаулар 17-19 сентябрьдә уза.
Сайлаулар нәтиҗәләре буенча Путин Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова белән видеоконференция режимында очрашырга планлаштыра.