Владимир Путин Россия гражданнарын коронавирус аркасында азык-төлекне күпләп алмаска чакырды. Дәүләт башлыгы, икътисади тотрыклылыкка ярдәм итү өчен, ил Хөкүмәте, Үзәк Банк һәм төбәкләрнең төгәл уртак эшен җайга салырга кушты.
Россия Президенты Владимир Путин ил гражданнарын коронавирус белән бәйле куркынычлар аркасында зур күләмдә ашамлыклар сатып алмаска чакырды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Иң мөһиме – кешеләр вазгыятьнең ышанычлы булуын аңласын, аннары ыргытырга туры киләчәк азык- төлеккә акча тотмасын», — диде дәүләт башлыгы.