Россия Президенты Владимир Путин физик культура һәм спортны үстерү буенча Совет утырышын уздырды. Чара видеоконференция режимында узды. Анда республика президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Илдә 30 нчы елга кадәр физик культура һәм спортны үстерү стратегиясе, шулай ук башкарылган эшләр турында сөйләштеләр. Ун ел эчендә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны ике ярым тапкырга арткан. Бу динамиканы саклап калырга кирәк, дип билгеләп үтте Дәүләт җитәкчесе. Ул халык арасында физик активлыкны саклап калу өчен чаралар күрергә кушты. Стадионнарга, спорт клубларына, секцияләргә ярдәм итәргә һәм безнең җыелма командаларның күнгүләр процессын өзмәскә кирәк
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» генераль директоры Светлана Чупшева белән очрашты.
Россия субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы күрсәткечләре, кеше капиталына кертелгән инвестицияләр турында фикер алыштылар. Иҗтимагый киңлекләр булдыру буенча проектларны билгеләделәр.
***