Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә журналистларга Россия Президенты сайлауларында йөреп аңлатучыларның махсус киемнәрен күрсәттеләр. Алар республика сайлаучыларына 17 февральдән башлап хәбәр җиткерү белән мәшгул булачак. Якынча 10 мең шундый кеше, тавыш бирү вакытында булган барлык мөмкинлекләр турында сөйләү өчен, өйләргә йөриячәк.
Һәр йөрүченең Россия Президентын сайлаулар символикасы төшерелгән ак япма һәм Россия байрагы төсләрендә V хәрефе рәвешендәге махсус билге була. Аларның үзләре белән мәгълүмати буклет, исемле бейдж һәм таныклык булачак. Шулай ук махсус паспортлары да булырга тиеш.
Искәртеп узабыз, Россия Федерациясе Президенты сайлаулары 15. 16, 17 мартта узачак. Сайлауларда дүрт кандидат катнаша.