15 яшьлек Казан кызы Камилә Вәлиева Пекинда узачак Олимпиадада хатын-кызлар арасында ялгыз шууда фаворит һәм алтын медальгә ачыктан-ачык дәгъва кылучы булып тора.
«Бу минем өлкәннәр арасындагы беренче сезоным — һәм шунда ук олимпиадалы. Күп спортчыларның юл башы бик яшьли башлана, шуның өчен ярдәм кирәк. Безгә уеннарга әзерләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Иң югары нәтиҗәләрне күрсәтергә һәм мөмкин кадәр күбрәк медальләр яуларга тырышачакбыз. Әгәр сез үзегезнең киеренке графигыгызда вакыт таба алсагыз, Олимпиададан соң сезнең белән очрашуга бик өметләнәбез», — диде Вәлиева Владимир Путинга.
Россия Президенты Владимир Путин Пекиндагы олимпиадачыларга уңышлар теләде.