Россия Президенты Владимир Путин икътисад һәм социаль өлкәдә кабул ителгән чараларны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә уздырды. Анда видеоконференция режимындаТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Дәүләт башлыгы төбәк җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте.
Субъектларда карантин чараларын акрынлап һәм Роспотребнадзор тәкъдимнәренә генә нигезләнеп, йомшартырга кирәк, дип ассызыклады. Шул ук вакытта һәр төбәк, үз территориялсендә урнашкан хәлне бәяләп, моны мөстәкыйль эшләргә тиеш. Владимир Путин йөкләмәсе буенча 5 нче майга, мәҗбүри чикләүләр режимнарыннан акрынлап чыгу юнәлешләре буенча тәкъдимнәр әзерләнде.