Ил Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә Россия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узды. Минтимер Шәймиев Болгар тарихи — археологик комплексын һәм Зөя утрау-шәһәрен музейлаштыру проекты өчен бүләкләнде. Проект концепциясе авторы буларак премияне Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров та алды. А проектның эксперт төркеме җитәкчесе — ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Фелерациясе комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе да бүләкләнде.Тагын бер якташыбыз, язучы Гүзәл Яхзина «Зөләйха күзләрен ача» романы өчен шундый ук бүләк алды.