Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Оборона министры урынбасары Тимур Иванов Казан хәрби госпиталендә булды.
Объектның эксплуатацияләүгә әзерлеген бәяләделәр. Бина Республика клиник хастаханәсе янында урнашкан, 150 урынга исәпләнгән. Анда авария һәм һәлакәт булган очракта зыян күрүчеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтеләчәк.