Мәктәп укучылары өчен «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проекты «Большая перемена» («Озын тәнәфес») бәйгесенең яңа этабы старт алды. Казан шәһәрендә әлеге проектның үз форматы тәкъдим ителә. Ул ничек үткәрелә, кемнәр катнаша? Озын тәнәфес үзенчәлекләрен хәбәрчебез Мөршидә Җиһан ачыклады.
Әнә шулай йөзләгән бала Озын тәнәфес проектында үз мәктәбенен данын яклый.
Казан шәһәре мәктәпләре арасында үткәрелгән ярышны сайлап алу турлары узган монысы шәһәр этабы.
12 нче кызлар гимназиясе укыту
Кызлар гимназиясе укучылары үз чыгышлапрына нигез итеп Казан тарихына сәяхәт кылуны алган .
Җыр , бию нәфис сүз, тулаем чыгышларның бер-берсен тулылынырып баруы жюри әгъзалары өчен аеруча мөһим.
Озын тәнәфес фестивале балалар һәм укытучылар арасындагы багланышны тагын да ныгыта. Алар бергәләп бер сәхнәдә чыгыш ясый.
Бу юлы барлыгы 3 белем йорты укучылары чыгыш ясады. Һәркайсы фестиваль өчен атап махсус программа әзерләгән. Максатлары бер — мәктәп –гимназияләрдә уку һәм укыту үзенчәлекләрен милли-мәдәни тормышны чагылдыру.
Фестивальнең шәһәр этабы 7 мартка кадәр дәвам итә. Аннан гала –концертта гран-прига лаек булган белем йорты ачыклана. Озын тәнәфес Казанда үткәрелә башлаганга 10 елдан артып китте. Җиңгән мәктәпләргә шәһәр мэры Илсур Метшин 1 миллион сумлык сертификат тапшыра. Мөршидә Җиһан Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары .