Татарстанлыларга “Россия кышы” проектында катнашырга мөмкин. Ул кышлаучы кошларны өйрәнүгә багышланган. Кыш көне кошларны күзәтү уңайлырак. Азык эзләп күбесе шәһәр йортлары тирәсенә килә. Теләгән кеше үз күзәтүләрен – фото һәм аудио форматларда сайтка җибәрергә мөмкин. Барлык мәгълүматларны игътибар белән тикшереп, фәнни тикшеренүләр өчен нигез итеп алырга җыеналар.