Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү беренче июльдә узачак. Бу хакта 1 нче июньдә Владимир Путин илнең төп законына төзәтмәләр кертү буенча эшче төркем белән онлайн очрашу барышында хәбәр итте. Соңрак ул тавыш бирү датасын билгеләү турындагы указга кул куйды. 1 июль ял көне дип игьлан ителде. Президент Үзәк сайлау комиссиясе, Роспотребнадзор һәм төбәкләр башлыкларына участокларда тулы куркынычсызлыкны тәэмин итәргә кушты.