Конкурста бөтен Россиядән диярлек танылган профессиональ нәшриятлар катнашты, Татарстанның ике нәшрияты дипломнар белән бүләкләнде.
«Татар китап нәшрияты һәм „Заман“ нәшрияты конкурсның иң күренекле нәшриятлары арасында булды, аларның өч китабы дипломнар алды. Шулай ук алар Россиянең илле иң яхшы төбәк басмалары рейтингына керде», — диделәр Россия китап наширләре ассоциациясендә.
Лауреатларны һәм дипломантларны бүләкләү тантанасы «Кызыл мәйдан» фестивалендә узды.