Уникаль телесәяхәт. 12 июнь-Россия көнендә, онлайн-платформада «киң илем-туган илем…»дигән тәүлек буе эшли торган телевизион марафон узачак.
Аны Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе холдингы үткәрә. Марафон илнең барлык төбәкләрен мәгълүмат киңлегендә берләштерәчәк. Безнең телерадиокомпания тамашачыларны республикабыз белән таныштыра, зур репортажлар әзерли. Без Казанны, Болгарны һәм Свияжскины, төбәгебезнең гаҗәеп табигатен күрсәтәчәкбез, гореф-гадәтләр, мәдәният турында сөйләячәкбез. Марафон көнбатыштан көнчыгышка таба барлык сәгать поясларын колачлаячак.