Гаилә елы уңаеннан илебез буйлап сәяхәт итүче «Россия йөрәге» гаилә учагы уты, шушы көннәрдә Саба районына кайтты.
Аны Мамадыш районыннан Мифтаховлар гаиләсе, яшь яңа туган гаиләгә Ринат һәм Фәйрүзә Фәтхриевлар гаиләсенә тапшырды.
Юлбат егете Ринат һәм Саба кызы Фәйрүзә өчен бу бик дулкынландыргыч та, шатлыклы да көн. Алар үз хисләренең ныклыгын сынап никахларын законлы рәвештә теркәделәр. Икесе дә Юлбат авылында эшлиләр, киләчәктә дә төп нигезләрен шунда кормакчылар.
Гаилә хәлен теркәү яшь пар өчен икеләтә тарихи әһәмияткә ия булып истә калачак. «Россия йөрәге» гаилә учагы утының Сабага кайтуы нәкъ менә аларның язылышкан көннәренә туры килде. Гаилә елы символын Мамадыштан яшь пар Данияр һәм Айгөл Мифтаховлар алып кайтты һәм яңа туган Фәтхриевлар гаиләсенә тапшырды. Тарихи гаилә учагын кабул итеп алу яшь гаиләгә аеруча җаваплылык өсти.
Яшьләрне истәлекле көннәре белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов та котлады.
Яшь гаиләне Юлбат авылы җирлеге һәм авыл хуҗалыгы предприятисе вәкилләре дә, әти-әниләре, барлык туганнары, кияү егетнең 57 ел бергә яшәүче бабасы Хәнәфия абый һәм әбисе Гөлчирә апа да тәбрикләде.
Күкләр аяз, еллар тыныч булсын. Ә инде 2024 ел символы булган гаилә учагы утын бу көннәрдә тантаналы рәвештә Арча районына озаттылар.
Миләүшә Мусина, Райлә Галәвина, Рәзил Нигъмәтов, Татарстан яңалыклары. Саба районы.