Казанда Россия Герое Камил Салихов истәлегенә көнчыгышның кобудо көрәше буенча Бөтенроссия турниры тәмамланды. Росгвардиянең Татарстадагын отряды сугышчысы
Чечняда махсус операция вакытында 21 ел элек һәлак булган иде. Ярышларны ябу тантанасына геройның әнисен чакырдылар. Спортчыларны Росгвардиясе идарәсе, республика спорт министрлыгы, Россия көрәш берлеге вәкилләре сәламләде. Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 5 яшьтән өлкәнрәк берничә яшь һәм авырлык категорияләрендә берничә йөз спортчы катнашты. Бу спорт төре безгә Япониядән кергән. «Кобудо» — борынгы хәрби юл дигәнне аңлата. Үз-үзеңне саклау өчен бер яки берничә кораллы көндәшкә төрле корал ярдәмендә яки аннан башка ничек каршы торырга кирәклегенә өйрәтә.