Россия Федерациясенең Дәүләт Думасындагы Татарстан командасы иң күпсанлыларның берсе. Бүген анда бездән 16 депутат бар. Эш нәтиҗәлеге буенча да безнекеләр үрпнәк булырлык- соңгы биш ел эчендә генә дә алар тарафыннан 600дән артык закон проекты тәкъдим ителеп, 60ы кабул ителгән. Бүген без студиягә шундый актив депутатларыбызның берсен- Дәүләт Думасындагы милләтләр буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары, күренекле җәмәгать эшлеклесе Илдар Гыйльметдиновны чакырдык.